Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен күңелеңне биреп, яратып пешерәсең» - Ландыш Нигъмәтҗанова учакта коймак пешерә

Җырчы яңа видео куйган.

news_top_970_100
«Бөтен күңелеңне биреп, яратып пешерәсең» - Ландыш Нигъмәтҗанова учакта коймак пешерә
«Татар-Информ» архивы

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова учак ягу сезонын ачкан. Видеода ул махсус учак яга торган мич өстенә таба куеп, коймак пешерә.

«Тиз пешерә бу, өлгерергә кирәк. Яндырмый, күп утын кирәкми», — ди Ландыш, пешеп өлгергән коймакларын алып.

Җырчы беренче табаны майлый, аннары коймак камырын сала. Ә икенче юлы коймакны майсыз табада пешерә, пешкәч кенә майлый.

Ләйлә белән Гомәр коймакны тәмләп карарга чыккан.

Инстачылар Ландышның уңган булуына шакката: «Балаларны карыйсың, тәмле пешерәсең, ничек өлгерәсең?».

«Коймак пешергәндә дә нинди зәвыклы, үзе чибәр бит ул Ландышыбыз. Безнең халкыбызның — энҗе бөртеге! Ә коймаклары да искитмәле тәмледер дип уйлыйм. Аның рецепты белән үзем дә пешерәм, бик тәмле була! Ландыш, безгә балакайларыңны күбрәк куй. Гомәрне күптән күргән юк»;

«Ландыш молодец. Бер дә иренмисең инде. Бөтен күңелеңне биреп, яратып пешерәсең», — дип сокланган җырчының виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100