Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бөтен җире сынып беткән, башы тишелгән": Кайгыга баткан ана 13 яшьлек улын имгәтүчеләрне эзли

Данилны агач башыннан егылып төште дигәннәр, тик ана моңа ышанмый.

news_top_970_100
"Бөтен җире сынып беткән, башы тишелгән": Кайгыга баткан ана 13 яшьлек улын имгәтүчеләрне эзли
17 июльдә Башкортстандагы Салават шәһәрендә фаҗига булган. 13 яшьлек Данил М. биеклектән егылып төшкән. Хәзер бала комада ята. Бу турыда КП-Уфа хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне бала иптәшләре белән ишегалдында уйнап йөргән. Балалар Данилны агач башыннан егылып төште дип сөйләгән. Ләкин малайның әнисе улын төзелеп бетмәгән бина өстеннән төртеп төшергәннәр дип фаразлый. 

"Малайлар Данил егылды дип әйтте. Мин улым янына йөгердем. Аның карарлык урыны юк иде. Бөтен җире сынып беткән, башы тишелгән. Хәзер ул комада ята. Табиблар бернинди дә фаразлар әйтми. Аның баш мие каты имгәнгән. Баланың үлүе дә ихтимал. Мин аның үзенең агач башыннан егылып төшүенә ышанмыйм. Балалар улымны төзелеп бетмәгән бинада ниндидер кыз төртеп җибәрде, шуннан аны агач янына сөйрәп китерделәр, дип пышылдашкан иде", - дип сөйләгән Данилның әнисе Анастасия.

Хәзерге вакытта Данил мөстәкыйль рәвештә сулыш ала алмый, аны аппаратка тоташтырганнар. Малайның баш мие шешкән, ул комага киткән. Кайгыга баткан ана улын имгәтүчеләрне эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100