Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен җирдә күгәрек». Мисырда агуланган туристлар кунакханәдә пычрак булуын сөйли

«Кулерлар пычрак, раковиналар пычрак, ванналарда, бәдрәфтә күгәрек. Бөтенесе дә кертелгән дип билгеләнгән ресторанда бер тапкыр куллана торган савыт-саба, пластик кашыклар», — ди Сабиров.

news_top_970_100
«Бөтен җирдә күгәрек». Мисырда агуланган туристлар кунакханәдә пычрак булуын сөйли
"Татарстан 24"

Мисырның Хургада шәһәрендәге курортта Россиядән килгән кырыклап турист агуланды. Аларны барысын да хастаханәгә салганнар. Бу кешеләрдә диарея, косу һәм температура күтәрелү күзәтелә. Алар арасында Татарстан кешеләр дә бар. Бу турыда 30 ноябрьдә билгеле булды.

Казанда яшәүче Азат Сабиров «Татарстан 24» каналына комментарий биргән. Башта аның хатыны, аннары улы белән хатынының анасы хәлсезлеккә һәм күңел болгануга зарланган.

«Капельница куйдылар, уколлар ясадылар. Кичкә таба бераз яхшырган. Тик хәлсезлек бетми. Икенче көнне улымны да кырыкка якын температура белән алып килделәр. Аннары хатынымның анасы да хастаханәгә эләкте», — ди ул.

Азат Сабиров сүзләренчә, зыян күрүчеләр арасында балалар күп. Аларның барысына да «Коксаки вирусы» диагнозы куялар. Сыйфатсыз су яки азык аркасында вирус ашказаны-эчәклек трактында үрчи.

«Бөтенесенә „Коксаки вирусы“ куялар. 2-4 яшьлек балалар күп», — ди ул.

Аның сүзләренчә, кунакханәнең баштан ук «биш йолдызлыга тартмавы» беленә. Номерларда сантехника начар, җиһазлар ватык, кешеләрне бер тапкыр куллана торган савыттан ашаталар.

«Бөтен җирдә күгәрек. Кулерлар пычрак, раковиналар пычрак, ванналарда, бәдрәфтә күгәрек. Бөтенесе дә кертелгән дип билгеләнгән ресторанда бер тапкыр куллана торган савыт-саба, пластик кашыклар», — ди Сабиров.

Хәзер биредәге хакимият кунакханәдә антисанитария шартлары булу сәбәпле җинаять эше ачарга, зыян күрүче туристлар исә судка мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100