Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен гаиләсен чәнчеп чыккан». Менеджер егет апаларына һәм атасына пычак кадаган

Әтисе һәм бер апасы һәлак булган, тагын бер апасы хастаханәдә ята.

news_top_970_100
«Бөтен гаиләсен чәнчеп чыккан». Менеджер егет апаларына һәм атасына пычак кадаган
https://pixabay.com

Тольяттида 6 мартта 30 яшьлек Максим П. бөтен гаиләсен чәнчеп чыккан. Ул атасына, апаларына пычак кадаган. Аларның икесе үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Максим төзелеш компаниясендә менеджер булып эшли. Моңа кадәр ул урлау өчен хөкем ителгән булган. Күпләр аның гаиләсенә һөҗүм итүен белеп, бик гаҗәпкә калган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗига булган кичтә Максим исерек була. Өйгә кайткач ул 45 яшьлек апасы Юлия белән талаша. «Аннары Максим пычак ала, апасына күп тапкыр кадый. Аннары берничә тапкыр атасына да пычак кадый», — диелә Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Шуннан соң Максим фатирдан чыгып китмәкче була. Чыгып барганда подъездда 5 һәм 6 катлар арасында тагын бер апасы — 36 яшьлек Маринаны очрата. Максим Маринага кимендә 20 тапкыр пычак кадый. Маринаның исән калу мөмкинлеге бөтенләй булмый. Күршеләре полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Юлиянең һәм аларның 69 яшьлек әтисе Петрны хастаханәгә салалар.

Максим качып китмәкче була. Аны башка подъезд янында ППС хезмәткәрләре тоткарлый. Берничә көннән сак астына алалар. Ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Җинаять эшен тикшерү бара.

13 мартта иртә белән Максимның атасы Петр хастаханәдә вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100