Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөтен гаиләсен балта белән чабып үтергән ир-атны гомерлеккә төрмәгә утырттылар

Әнисен, әбисен һәм бабасын үтергән вакытта өйдә 7 яшьлек кыз бала да була.

news_top_970_100
Бөтен гаиләсен балта белән чабып үтергән ир-атны гомерлеккә төрмәгә утырттылар
https://nnovgorod.sledcom.ru

Түбән Новгород өлкәсендәге Выкса районындагы бер бистәдә 2019 елның 21 июнендә коточкыч җинаять була. 38 яшьлек Александр Дроздов 41 яшьлек элеккеге хатынын, аның 68 яшьлек әтисен, 70 яшьлек әнисен балта белән чабып үтерә. Ул 21 яшьлек үги улын да үтермәкче була, тик таба гына алмый. Җинаятьче ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Бу гаиләдә Александр һәм аның мәрхүмә хатынының 7 яшьлек кызы гына исән кала. Әнисен, әбисен һәм бабасын әтисе үтергәндә сабый кыз да өйдә була. «Комсомольская правда» үтерүченең металлургия заводында штабелировщик булып эшләвен ачыклаган һәм аның хезмәттәшләрен сораштырган.

«Эшләгәндә аңа бер генә кисәтү дә булмады. Ул тыныч, дәшмәс кеше иде. Заводта эшләүчеләр белән алай аралашып йөрмәде, низагка да кермәде. Беркайчан да агрессия күрсәтмәде. Шундый хәл килеп чыгу — безнең өчен шок. Ул хатынын кыйнаштырган дигән гайбәтләр бар иде инде, тик хатыны түзеп торган», — дип сөйли хезмәттәшләре.

Хатынның түземлеге бетә. Фаҗига булырга берникадәр вакыт алдарак хатын аерылышырга карар кыла. Талаш шуннан чыккан булуы да ихтимал. Талаш вакытында ир 21 яшьлек үги малае белән сугыша. Аннары җәнҗал чыгарган кияүне хатынның әнисе белән әтисе өйдән куып чыгара. Ир бераз вакытка тынып тора, аннары төн уртасында өйгә керә һәм туганнарын йоклаган килеш чабып үтерә.

Җинаять кылгач, бу ир-ат качып китә. Аны бер тәүлек эзләгәч, табалар.

«Башта ул гаебен таныды. Аннары баш тартты. Ул берничә җинаять кылган, шул исәптән аеруча вәхши ысул белән ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү, үтерергә маташу, урлау, торакка рөхсәтсез керү. Суд аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100