Бөтен гаиләсе үлеп беткән һәлакәттә 4 яшьлек бала гына исән калган
Идарәсе югалып, машина баганага бәрелгән авариядә 33 яшьлек ир-ат, аның 28 яшьлек хатыны, 3 яшьлек кызы һәлак булган.
24 августта кичке якта Чиләбе өлкәсендә М5 трассасында коточкыч юл һәлакәте булган. Бу турыда u24.ru сайты хәбәр итте.
Төбәк буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр иткәнчә, ике балалы гаилә “Лада Ларгус” машинасында барган. Кунашак районында алар юл һәлакәтенә очраган. Чиләбегә таба баручы машина йөртүче идарәсен югалткан һәм юеш асфальтта шуып киткән. Машина хәрәкәт юнәлешендә уң якка юл кырыена төшеп, бетон баганага бәрелгән.
Авариядә 33 яшьлек ир-ат, аның 28 яшьлек хатыны, 3 яшьлек кызы һәлак булган.
4 яшьлек нәни баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар баланың күп сөякләре сынуын ачыклаган. Аның хәле уртача буларак билгеләнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.