Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен дөньяны көлдердегез» — Инстачылар Алсу Фазлыеваның киемен тәнкыйтьләгән

Җырчы виртуаль дусларына яңа образын тәкъдим иткән.

news_top_970_100
«Бөтен дөньяны көлдердегез» — Инстачылар Алсу Фазлыеваның киемен тәнкыйтьләгән
Салават Камалетдинов

Алсу Фазлыева виртуаль дусларына яңа образын тәкъдим итеп фото куйган. «Иң мөһиме - комфортлы һәм рәхәт булырга тиеш. Стилист — Римма Садыйкова», — дип тә язган җырчы.

Комментарийларны беренчеләрдән булып Алсуның ире Азат Фазлыев язган: «Бик матур! Аңлаган кеше аңлый, аңламаганы аңламый».

Инстачылардан Азатка да эләккән. «Нәрсә аңларга соң монда? Матур белән ямьсезне, килешкәнне һәм килешмәгәнне хатын-кыз тиз күрә инде, ә монда күпчелек хатын-кыз яза. Бөтенләй кимсетеп язмагыз инде „аңламаганы аңламый“ дип. Ничек кенә бу киемнәрне мактасагыз да, Алсуга килешә торган түгел инде. Римма бер дә үзе киеп чыгып басмаган әле һәм кимәячәк тә», — дип җавап язган берәү.

Азат бер генә комментарй белән туктап калмаган: «Сөбханалла, күз тимәсен, бигрәк матурсыз», - дип тә язган. Инстачыларның кайберләре аның тырышлыгын да билгеләп үткән — «берәү хатынын яклый».

«Алсу, сал бу киемнәреңне, бигрәк тә аяк киемен. 50 яшьлек хатыннар итеп күрсәтә бит», - дип язучы белән Алсу: "Миңа бит 60 яшь", - дип шаяртырга тырышкан.

Инстачылар Алсуның тәнкыйтьне кабул итә алмавын да сизеп алган.

«Комментарийлар көлке, сезнең кебек кешеләр тәнкыйтьне кабул итә белергә һәм русча хатасыз яза белергә тиеш инде. Сез бит һөнәрегез буенча укытучы бугай», «Бу Мәтрүнә әби кайсы авылдан дип сорыйсы килә. Мактаганны бик яратасыз, тәнкыйтьне дә кабул итегез», «Алсу, сез тиздән өченче тапкыр әни буласыз, әйеме?» Бу стилист сездән көлә бугай. Болай да таза инде сез, тагын да таза күрсәтә торган киемнәр кидерткән», «Тизрәк салып атыгыз бу киемнәрне, бөтен артистлар көлә бит», «Сез бүген клоун. Бөтен дөньяны көлдереп, кәефне күтәрдегез» һ.б. кебек комментарийлар күп калдырганнар.

Бу кадәр ябырылуга стилист та җавап бирергә теләгән, тик мондый киемнәр кидереп нәрсә күрсәтергә теләгәнен генә аңлатып бирә алмаган.

«Алсуга бу стиль килешми дип язасыз. Һәр кешенең буй-сыны, тышкы кыяфәте төрле. Мин шуннан чыгып эш итәм. Кайдадыр без күрсәтергә, кайдадыр яшерергә тиеш. Күпләрегез Алсуны концерт образларында күрергә күнеккән. Ә монда ул башка… Менә шул инде аның мәгънәсе», — дип язган җырчының стилисты Римма Садыйкова.

Алсуның киемен ошаткан берничә кеше дә бар, кемдер аны бәби көтәдер дигән, ә иң яхшы киңәшләрнең берсе — стилистны алмаштырырга тәкъдим иткәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100