news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бөтен дөньямны онытам» - Ришат Фазлыйәхмәтов мунчадан соң карда аунаганын күрсәтте

Ришат Фазлыйәхмәтов мунчадан чыгып, карда аунаган видеосын урнаштырган. Инстачылар арасында флешмоб игълан иткән.

news_top
«Бөтен дөньямны онытам» - Ришат Фазлыйәхмәтов мунчадан соң карда аунаганын күрсәтте
Салават Камалетдинов

«Әй, авыл мунчасына ни җитә? Чабынасың, ишек алдына чыгып карда ауныйсың. Аннан кереп тагын чабынасың, аннан карга, аннан тагын… Күңел булганчы. Бөтен дөньямны онытам. Тәтишка эшлисе эшләр турында искәртеп тормаса, мунча белән кар көртлеге арасын таптап үтәр иде бугай гомер.

Сез мунчадан соң карга сикерергә яратасызмы? Шәпме? Бөтен күзәнәкләр чемер-чемер килеп тора. Әйдәгез бер флешмоб ясыйк әле? Бөтен Татарстанны әйләнеп чыксын. Карга сикергән видеогыз астына

Эстафетаны дусларыгызга тапшырыгыз. Киттек!» — дип яза ул.

«Җылы пар белән», «Салкын тидерә күрмә», «Аяк киемеңне дә сал», «Кар өеме бик каты, йомшак кирәк», «Афәрин», — дип фикерләрен калдырган җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар