Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөтен дөньяга танылган җырчы һәм композитор вафат

Шарль Азнавур — Рей Чарльз, Лайза Минелли, Боб Дилан, Хулио Иглесиас кебек танылган артистлар өчен язылган меңнән артык җыр авторы. 

news_top_970_100
Бөтен дөньяга танылган җырчы һәм композитор вафат
Җырчы һәм композитор Шарль Азнавур 94 яшендә Франциядә үз өендә 1 октябрьдә вафат булган. Бу хакта Беренче канал хәбәр итә.

Күптән түгел Азнавур Япония буйлап турнедан кайткан. Шуннан соң кулы сынган. Ул концертларын туктатырга мәҗбүр булган. Быел апрель ахырында Азнавур Санкт-Петербургта концертын уздыра алмаган, аның хәле репетиция вакытында начарланган. Икенче көнне Азнавурны Парижга кайтарганнар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

 

  • Шарль Азнавурның  — Шанур Вагинак Азнавурян. 1924 елның 22 маенда Парижда туган. Әти-әнисе — әрмән эмигрантлары. Шарль тугыз яшеннән — сәхнәдә, җырлый һәм уйный. 12 яшендә беренче тапкыр кинода төшә. Азнавур — Рей Чарльз, Лайза Минелли, Боб Дилан, Хулио Иглесиас кебек танылган артистлар өчен язылган меңнән артык җыр авторы. Бөек шансонье шулай ук 80 кинолентада төшкән. 93 яшендә Азнавурга Голливудта “Дан аллеясы”нда йолдыз куелган.  
Шарль Азнавур балаларына рус исемнәре кушкан: Миша, Коля, Катя. Аның бабасы Николай Икенче патшаның пешекчесе булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100