Бөтен дөньяга танылган Италия композиторы Эннио Морриконе вафат булган. Бу турыда Rainews24 яңалыклар каналына сылтама белән РИА Новости язды.
Ул дүшәмбегә каршы төндә Римдагы хастаханәдә «егылу аркасында» үлгән. Берничә көн элек ул бот сөяген сындырган.
Россия халкы яратып караган «Спрут» сериалында да Эннио Морриконе музыкасы яңгырый, диелә бу хәбәрдә.
Композиторга 91 яшь булган. Бу турыда ТАСС язды.
Ул «За пригоршню долларов» (1964) фильмы аша бөтен дөньяга таныла. Аннары «На несколько долларов больше» (1965), «Хороший, плохой, злой» (1966), «Однажды на Западе» (1968), «За пригоршню динамита» (1971) һәм «Однажды в Америке» (1984) фильмнары популяр була.
Эннио Морриконе Бернардо Бертолуччи, Лилиана Кавани, Пьер Пазолини, Франко Дзеффирелли, Брайан де Пальма, Джон Карпентер, Оливер Стоун, Педро Альмодовар, Роман Полански кебек режиссерлар белән эшли. 2004 елда Владимир Хотиненконың «72 метра» фильмына да музыка яза.
Морриконега ике тапкыр «Оскар» премиясе бирелгән.