news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөтен дөньяга танылган Чистай рәссамы һәм укытучы Анатолий Зиновьев вафат

Аның эшләре сәнгать галереяләрендә, АКШ, Италия һәм Израильдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

news_top
Бөтен дөньяга танылган Чистай рәссамы һәм укытучы Анатолий Зиновьев вафат
"Чистай хәбәрләре"

Чистайда танылган рәссам һәм укытучы Анатолий Зиновьев 71 яшендә вафат булган. Бу турыда «Чистопольские известия» хәбәр итте.

Анатолий Зиновьев 1949 елның 10 августында Рус Сарсазы авылында туган. 1954 елда аларның гаиләсе Чистайга күченгән. Ул бала чагыннан ук рәсем ясый башлаган. Мәктәптән соң Лениногорск педагогик училищесында, Мәскәү дәүләт пединститутында укыган.

Аннары ул гомерен Чистай белән бәйли, 35 ел буена педучилищеда эшли, аның рәсем сәнгатен укыту буенча 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Анатолий Зиновьев балаларны майлы буяу, акварель, гуашь, карандаш белән ясарга, балчыктан әвәләргә өйрәтә.

Рәссам төрле күргәзмәләрдә катнашкан. Аның эшләре Ступино сәнгать галереясендә, АКШ, Италия һәм Израильдә төрле күргәзмәләрдә саклана.

Мәрхүмне бүген соңгы юлга озатканнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар