Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен бите, киемнәре канда иде»: Нәни кыз кисәк кенә кан китүдән үлгән

Балалар бакчасына илтеп куйган сабый берничә сәгать эчендә вафат була. Дүрт балалы гаиләдә булган фаҗига бөтен бистәне тетрәндерә.

news_top_970_100
«Бөтен бите, киемнәре канда иде»: Нәни кыз кисәк кенә кан китүдән үлгән
https://pixabay.com

21 апрельдә Түбән Новгород өлкәсенең Вача бистәсендә «Рябинушка» балалар бакчасында көндез йоклап алгач, нәни кызның хәле китә. Аңа ашыгыч ярдәм чакыралар. Берничә сәгатьтән өч яшьлек сабый вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бу көнне иртә белән нәни Машаны әти-әнисе бакчага китерә, үзләре эшкә китә. Көндезге өчләр тирәсендә аларга тәрбияче шалтырата. «Тиз килегез, Машаның хәле китте. Ул кан коса. Ашыгыч ярдәм чакырдык», — ди ул.

Хастаханәгә китергәндә баланың хәле бик авыр була.

«Килгәндә аңында түгел иде. Бөтен киемнәре, йөзе канга баткан», — дип искә ала табиблар.

Реаниматологлар баланың гомере өчен ярты сәгать көрәшә, тик ярдәм итә алмыйлар. 16.30 сәгатьтә бала үлә.

«Комсомолка»ның үз чыганагы белешмәсе буенча, билгесез сәбәпләр аркасында баланың ашказаны-эчәклек трактында кан китүдән, бала үлгән.

Фаҗига булган гаилә бистәдә үрнәк дип әйтергә була. Әтиләре янгын сүндерү частендә машина йөртүче булып, әниләре клубта эшли. Аларның дүрт баласы бар.

Түбән Новгород өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, баланың үлемендә табибларның гаебе юк.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100