news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөтен бакчада диярлек үсә торган нинди җимеш яман шештән саклый?

Чия ялкынсынуга каршы тору үзлегенә ия.

news_top
Бөтен бакчада диярлек үсә торган нинди җимеш яман шештән саклый?

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, бөтен кешенең дә диярлек бакчасында үсә торган чия яман шешкә каршы торырга ярдәм итә.

Чиянең ялкынсынуга каршы тору үзлеге бар. Ул күкрәк бизе яман шешен профилактикалауга ярдәм итә. Чөнки бу җимештә андиоксидантлар - антоцианнар бар. Алар ялкынсынуны киметә. Нәкъ менә ялкынсыну күзәнәкләрдә мутация китереп чыгара.

АКШ галимнәре ачыклаганча, чияне даими рәвештә ашау ялкынсыну маркерларын киметә. Бөтен ризыклар арасында чиядә ялкынсынуга каршы тору үзлеге зуррак булуы ихтимал, диелә.

Чиядә калий зур микъдарда була һәм кан басымын көйләргә дә ярдәм итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар