Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүтән монда кешеләр яшәмәячәк»: Тукай районындагы Мартыш авылы сүтеп юкка чыгарыла

5 декабрьдә генә, Мартыш авылы халкын өметләндереп, Интернет кертү турында карар чыккан булган.

news_top_970_100
«Бүтән монда кешеләр яшәмәячәк»: Тукай районындагы Мартыш авылы сүтеп юкка чыгарыла
https://chelny-biz.ru

Тукай районы Мартыш авылы юкка чыгарыла, дип яза chelny-biz.ru.

Йортлар һәм җир кишәрлекләре Дәүләт торак фондына тапшырылган. Милекне дәүләткә тапшыру турында карарны бүген район советы депутатлары кабул итте.

Авыл территориясе Түбән Кама сәнәгать зонасына бирелә. Анда 11 торак йорт, ике төзелеп бетмәгән йорт һәм 13 җир кишәрлеге булган. Авыл Түбән Кама заводларыннан һәм Бегиш аэропортыннан ерак булмаган урында урнашкан.

— Милек мәхкәмә нигезендә тартып алынды, — дигән районның җир һәм милек мәсьәләләре рәисе Илмир Җәббаров.

— Мартыш тулысынча күчерелде. Шул исәптән, суд приставлары ярдәме белән дә. Акча кешеләрнең счетына күчерелде. Кемнәр алмаган, алар моны эшли ала. Җир Дәүләт торак фондына бирелә. Аннары фонд милекләрне сүтеп, территорияне тәртипкә китерүче предприятиене яллаячак. Территория азат ителә, бүтән монда кешеләр яшәмәячәк, — дигән район башлыгы Фаил Камаев.

Иң кызыгы: 5 декабрьдә Россиянең цифрлы үсеш министрлыгы Интернет кертеләчәк авыллар исемлеген раслады. Алар арасында, бу авыл халкын өметләндереп, Мартыш авылы да бар иде.

Ягъни, 5 декабрьдә Мәскәүдә бу авылга Интернет кертү турында карар кабул ителә һәм аның өчен акча бүлеп бирелә, ә 10 декабрьдә Тукай районында бу авылны сүтеп юкка чыгару турында карар кабул ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100