Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бәрмәнчек"тән кияүгә чыгып кына китәләр!"

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле 27 октябрь көнне Татар дәүләт филармония сәхнәсендә үзенең беренче юбилеен уздырды. Ун ел эчендә, коллектив үз йөзен булдырып, "Бәрмәнчек" исемен танытты.

news_top_970_100
"Бәрмәнчек"тән кияүгә чыгып кына китәләр!"
  • «Бәрмәнчек»кә Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамбле статусы 2008 елның 11 февралендә бирелә. Ансамбль җитәкчесе итеп, Россия һәм Татарстан композиторлары берлекләре әгъзасы, өлкән фәнни хезмәткәр, сәнгать фәннәре кандидаты доценты Геннадий Макаров билгеләнә. Хәзерге вакытта “Бәрмәнчек” ансамблен Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков җитәкли.

Татарстанның атказанган артисты, ансамбльнең солисты Оксана Дмитриева - “Бәрмәнчек”не оештыручыларның берсе.

- Ансамбльнең оешкан чорыннан бирле шушында эшлим. Кайвакыт иртән киләбез, кич кенә кайтып китәбез, икенче өй инде ул минем өчен. Ансамбльдә булганда, ялгыз гына җырлаудан аермалы буларак, бердәмлек хисе тоясың. Аерым гына җырлаганда, бары тик үзең өчен генә җавап бирәсең, ә монда без барысын да бергәләп кичерәбез. Ун ел эчендә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең дәрәҗәсе артты. Хәзер инде без тәҗрибәлерәк, күбебез мактаулы исемнәр алдык, профессиональ яктан үстек.

"Татар җырын керәшен җырлары саклап калды"

Олег Фазылҗанов күптән түгел генә үзенең юбилей кичәсен уздырды. Ансамбльнең юбилей кичәсендә ул "Бәрмәнчек"нең беренче концертларын искә алды.

- Ялгышмасам, “Бәрмәнчек” ансамбленең беренче концертын, алып баручы буларак, мин башлап җибәргән идем бугай. Ул ниндидер бертөрле яңалык булып ачылды. Аңа бөтен халыкны таң калдырырлык программа эшләнгән иде. Концерт бик матур булды. Инде аңа ун ел узып киткән. Шушы ун ел эчендә ансамбль үз йөзен югалтмады, алар һәрвакыт тере тавышка җырлыйлар, миңа алар шул яклары белән кадерле.

Ун еллык нәтиҗәгә килгәндә, мин бары тик әле тагын бик күп эшләргә кирәк икәнен әйтә алам. Бүгенге көндә аларга эшләргә бик мөмкинчелек тә юк, кайда туры килә, шунда репетицияләр ясап йөриләр. Аларга шөгыльләнергә урын булыр дип өметләнеп калам, өметсез шайтан диләр. Шушы сорауга җитәкчеләребез игътибар итсәләр иде. “Бәрмәнчек” ансамбле Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә йөреп, керәшен сәнгатен күрсәтә. Илһам ага Шакиров бер концертында татар җырын керәшен җырлары саклап калды дигән фикер әйткән иде, бәлки, бу дөрестер дә.

"Бәрмәнчек"тән кияүгә чыгып кына китәләр!"

“Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле оешуының беренче көненнән бирле эшләүче костюмнар бүлеге мөдире Зөләйха Зиннәтова коллективка килгән кешеләрнең, гадәттә, китмәве турында әйтте. 

- Кияүгә чыгып, бәби карап утыручылар китсә генә. Яңа катнашучылар да “Бәрмәнчек”кә бик теләп киләләр, чөнки ансамбль дус, тату. Гастрольләргә дә тулы составыбыз белән чыгып китәбез.

Бәрмәнчек - тал песие

Аграфена Васильева - “Бәрмәнчек”тән киткән аз санлы кешеләрнең берсе.

- Башта бик күп аңлашылмаучанлыклар бар иде, хәтта үзебезнең керәшен халкы арасында да каршылыклар килеп чыккалады, шуңа мин үзем “Бәрмәнчек”тән китеп бардым. Хәзер, күрәм, яшь егет-кызлар күбәйгән, бик матур җырлыйлар. Репертуардагы чыгышлар ничектер матурланып, тулыланып киткән, чөнки состав күбәйгәннән-күбәя бара, яшьләр үзләренең талантларын тамашачыга “Бәрмәнчек” ансамбле аша тәкъдим итә ала. Мин моңа бик шат. Ә үзем хәзер “Туган авылым” комплексында туризм компаниясендә театраль постановкада катнашам, Туйбикә ролен башкарам.

Бәрмәнчек - тал песие. "Вербное воскресенье"ны керәшеннәр "Бәрмәнчек атнасы" дип йөртә. Аграфена Васильева бәрмәнчеккә бәйле ышанулар турында да сөйләде.

- Олы көнгә бер атна кала тал песиләрен чиркәүгә алып барып аруландыралар (Олы көн – Пасха). Иң беренче тапкыр көтүне чыгарганда шушы бәрмәнчек ботаклары белән мал-туарны башыннан койрыгына хәтле сыпырып чыгалар. Бу чир тимәскә, елан сыерларның сөтен иммәскә, маллар көтүдән исән-сау кире кайтсынга, нәсел дәвамын бирсенгә эшләнелә. Ул гына түгел, бәрмәнчек ботагы ел буе икенче Пасхага хәтле өйдә тәре янында “кызыл почмакта” саклана. Балалар авырып киткәндә песиле талның бер ботагын алып, аруландырылган суга салып, шуны эчертәләр һәм аның белән коендыралар.

"Мәҗүсилек ул кешенең яраткан күлмәге кебек"

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев “Бәрмәнчек”нең бай репертуарын тәшкил иткән керәшен фольклорының ничек шулай сакланып калуы турында үз фикерен белдерде.

- Бездә ислам дине булмаган, ислам җыр-биюне бик нык тыйган. Бездә бик күп нәрсә мәҗүсилектән килгән. Кешенең яраткан күлмәге була, аны киясең-киясең дә, ул туза, аннары аны жәллисең. Шуның кебек мәҗүсилек тә кешенең канына сеңгән була, шуңа күрә бездәге җыр-биюләр, киемнәр, музыка уен кораллары зур дәрәҗәдә сакланып калган.

Элек түгәрәк уеннар да булган, хәзер алар инде бик юк. Әниләр, әбиләр түгәрәк уен бер урамга гына сыймый иде дип, сөйләгәннәрен хәтерлим. Аннан соң бездә Пасхага каршы көнне, төнге сәгать уникедә искиткеч зур Лагун учаклары ягалар. Боларның бөтенесе дә безнең җыр-бию, аш-су, яшәешебездә бик зур эз калдырган. Бездә бик озак еллар буе барысын да телдән-телгә тапшыру сакланып килгән.

Мәсәлән, бездә керәшеннәрдә [йа], [йу], [в] юк, алар бөтенесе дә гарәпләрдән кергән. Башта болгарлар да безнеңчә җырлаган, әкренләп аларда ул югалган. Ә мишәрләрдә керәшен авазлары, җырлары билгеләре күпмедер бар. Татарларның чын-чынлап җырлый башлаулары революциядән соң гына башланган, урам буйлап, гармун күтәреп җырлап йөрү ярамаган. Ләкин алар да качып булса да, саклап калганнар, үсеш туктамаган, ләкин ул әкренрәк, йомылган рәвештә барган. Шуңа күрә, керәшен ансамбле өчен искиткеч байлык бар, аны куллана белергә генә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100