Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөре шәһәрендә мәктәп янында сукбай этләрдән курыккан балалар агачка менеп качкан

Агач башында утыручы малайларны видеога төшереп алганнар.

news_top_970_100
Бөре шәһәрендә мәктәп янында сукбай этләрдән курыккан балалар агачка менеп качкан

Башкортстанның Бөре шәһәрендә сукбай этләр балаларны куркыткан. Мәктәп янында йөри торган этләрдән качу өчен нәни малайлар агач башына менеп качкан. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Агач башына качкан балаларны видеога төшереп алганнар.

Икенче сыйныфта укучы балалар чипсы алырга гына чыккан булган. Малайлар кибеттән чыккач, аларга сукбай этләр чирүе ияргән. Балалар куркып, агач башына үрмәләгән.

Бәхеткә, укытучы Алексей Яшков килеп чыккан һәм этләрне куып җибәргән. Имгәнүчеләр юк.

Әлеге вакыйгадан соң республика прокуратурасы тикшерү башлаган. Күзәтчелек ведомствосында «Вести» канал хәбәрчесенә аңлатма биргәннәр. Прокуратура вәкиле әлеге видеода сурәтләнгән фактның раслануын әйткән. Шәһәр администрациясе адресына постановление җибәргәннәр. 

Бу хәлләрдән соң 22 сукбай этне тотканнар. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100