Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәраәт кичәсендә кешенең бер еллык язмышы билгеләнә

Бүген, 17еннән 18 нче мартка каршы төндә, мөселманнар өчен олуг көннәрнең берсе Бәраәт кичәсе булачак. Бәраәт кичәсе — гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Шушы көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели.

news_top_970_100
Бәраәт кичәсендә кешенең бер еллык язмышы билгеләнә
https://pixabay.com/ru

Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр.

Бәраәт кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Моны хәдис-шәрифләр дә раслый:

«Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» 

Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында язган: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә Кадер һәм Бәраәт кичәләре».  

Бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбызның бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә булу мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган безнең гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчеп, аның урынына яңасы иңеп ачыла. 

Бәраәт кичәсендә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрергә кирәк. Беркем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Бәраәт кичәсен бушка үткәргән кеше зур өстенлектән мәхрүм кала.

Бәраәт кичәсен бушка үткәргән кеше зур өстенлектән мәхрүм кала.

Бәйрәм кичендә түбәндәге гыйбадәтләрне кыла алсагыз, бик күркәм булачак.

Кояш баер алдыннан 40 тапкыр: «Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм», — дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.

Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгатьтән 8 рәкәгатькә кадәр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап «Ясин» сүрәсен уку бик тә саваплы. «Ясин» сүрәсен укыгач, дөньяда да, ахирәттә дә бәхет-сәгадәт, озын, гыйбадәтле гомерләр, мул ризыклар сорарга киңәш ителә.

«Ясин» сүрәсеннән соң, Бәрәат кичәсе догасы укыла:

Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль- кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе.  

Мәгънәсе: Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта син Коръән-Кәримеңдә: «Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр», — дип әйтәсең.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100