Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәраәт кичәсен ничек уздырырга?

Бүген, 27 марттан 28 мартка каршы кичтә, мөселманнарның Бәраәт кичәсе билгеләп үтелә. Аны ничек файдалы итеп үткәрергә? Ниләр укырга? Әлеге кичәнең нинди фазыйләтләре бар? Шушы сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның вәгазеннән җавап таба алырсыз.

news_top_970_100
 Бәраәт кичәсен ничек уздырырга?
https://pixabay.com/ru

Аллаһының рәхмәте белән Бәраәт кичәсе дә килеп җитте. Шимбә көн, 27 март кичендә, Бәраәт кичәсе билгеләп үтелә. Нинди кичә ул, нинди фазыйләте бар аның? Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә «җомгадан алып җомгага кадәр хата-гөнаһлар гафу ителә», ди. «Бәраәт кичәсеннән алып Бәраәт кичәсенә кадәр хата-гөнаһларыбыз гафу ителә», ди. «Кадер кичәсе гомерлек хата-гөнаһларыбызны һәм гомерлек тәкъдирләребезгә бирелә», ди. Шуңа күрә, җәмәгать, ул бик мөбарәк кичә.

Аны ничек уздырыйк? Нишлик? Нәрсә ярый, нәрсә ярамый? Раббыбыз Сөбханә вә Тәгалә аны чын гыйбадәттә уздырырга насыйп итсә иде.

Иң беренче булып шушы кичне, җәмәгать, күбрәк нәфел намазларын укырга кирәк. Нинди намазлар, нинди сүрәләр, нинди догалар дип сорыйсыз. Нәрсәсен беләсез, шуларны укыгыз! Әгәр калган намазларыгыз булса, калдырган намазлар булса, шушы кичне күпме булдыра алабыз, шуның кадәр укыйк. Кыямәттә Раббыбыз Сөбханә вә Тәгалә иң беренче итеп намазны сораячак. Хәзрәт, минем вакытым юк иде, эшем күп булды, димәгез. Җәмәгать, вакытыгыз бармы-юкмы, әгәр дә без балигатькә җиттек икән, безнең өстә — намаз. Мәсәлән, сәгать уникедә өйлә намазы укымыйм дисәң, гөнаһ. Бер укымадың — гөнаһ, икенде килеп җитте, укымадың — гөнаһ, ахшамны укымадың — гөнаһ… алар җыела. Һәм без кайвакыт үзебезне фәрештә дәрәҗәсенә күтәрәбез. Җәмәгать, без фәрештә түгел. Фәрештәнең гөнаһлары юк, бездә бар. «Хәзрәт, минем бер гөнаһым да юк», - дигәнне еш ишетәбез. Менә уразаны калдырдың — гөнаһ, намаз укымадың — гөнаһ, балаңны ташладың — гөнаһ, балаңны алдырдың — гөнаһ. Җәмәгать, алар бик күп, саный башласаң… Шуңа да шушы Бәраәт кичәсен иң беренче намазлар белән каршы алыйк, намазларын күпме булдыра алабыз, шулхәтле укыйк. Әгәр дә калган намазлар юк икән, нәфел намазлар итеп укыгыз, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз.

Икенчедән тәүбә кылыйк, Раббыбыз Аллаһыдан гафу үтеник, Раббыбыз Алладан истигъфар сорыйк. Беркөнне олы яшьтәге әби шалтырата елап. Хәзрәт, әниемне гафу итә алмыйм, ди. 70 яшь, 80гә таба бара бу әби, әниләре әллә кайчан вафат булган, шушы әниемне гафу итә алмыйм, ди. Яшь вакытта ул безне әби белән калдырып, үзе анда-монда йөри иде, ди. Шуларны истә тотабыз. Ә әни безне гафу итте микән? Әни бит төнлә йокламаган, безне ашаткан, кулда йөрткән, без истә калдырганы без үскәч, 4-5 яшьтә булган. Ә 4-5 яшькә кадәр әни безне ничек караганын хәтерләмибез бит. Шуңа күрә, җәмәгать, бер-беребезне гафу итик, шушы пычракны үзебездә тотмыйк. Шушы начарлык безгә зыян гына китерә. Кемдер «хәзрәт, мин фәлән кешене гафу итә алмыйм», ди. Әйе, дөнья булгач, шундый хәлләр дә булгалый, мәсәлән, берәр кеше безнең мөлкәтебезне алган, гафу итеп булмый, әмма йөрәктән җибәрик, бу дөньяда бирмәсәм, кыямәттә синнән алрмын, ди. Шуңа күрә тәүбә итә торган әйберләр, истигъфар кыла торган әйберләр бик күп, җәмәгать. Бәлки, кемнедер котларга оныттык, кемнеңдер туган көне булган, ул безгә үпкәләгәндер… Шуңа күрә шушы кичтә елый-елый Аллаһыдан тәүбә сорыйк, истигъфар сорыйк. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә кабул итүчән, гафу итүчән.

Шушы кичәдә Раббыбыз Сөбханә вә Тәгалә беренче күккә Коръән китабын җибәрә. Шуннан соң Кадер кичәсендә беренче күктән Җәбраил (г.м.) аны Рәсүлебезгә (с.г.в) аять-аять итеп китерә башлаган. Иң беренче аятьләр «Икра Бисми Раббикәл-Ләзи Халәкъ».

Шуңа җәмәгать, шушы кичне Коръән тотып укырга кирәк. Иң хәерлесе өч «Йәсин» диләр, галимнәр. «Йәсин» дигәч, без аны вафат булган кешегә укыла, дип уйлыйбыз. Укыйк! Укыганда, Аллаһыдан озын-хәерле гомерләрне сорыйк, чөнки Бәраәт кичәсендә бер еллык тәкъдирләр языла.

Аллаһыдан озын-хәерле гомерләрне сорыйк, чөнки Бәраәт кичәсендә бер еллык тәкъдирләр языла.

Кадер кичәсендә — гомерлек, Бәраәттә — бер еллык. Эшләр кабул ителә һәм тәкъдирләр языла. Шуңа, җәмәгать, бер «Йәсин» укыйк та «Йа Раббым хәерле гомерләр бир» дип дога кылыйк. Икенче «Йәсин”ны укыйк та «Бәла-казалардан безне имин кыл» диик.

Үткән елның шушы аен искә алыйк әле. Шушы бер Бәраәттән икенче Бәраәткә кадәр күпме якыннарыбызны, күпме күршеләрбезне, күпме туганнарыбызны, күпме дусларыбызны озаттык. Әйе, сәбәбе пандемия, коронавирус, башка чирләр булгандыр, әмма алар бер Бәраәттән икенче Бәраәткә кадәр җитә алмаганнар. Шуңа күрә бәла-казалардан саклауны сорыйк, беребез дә икенче Бәраәт кичәсен күрә алу-алмавыбызны белмибез. Бәлки, Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул кылып, иншалла, икенчесен дә күрербез. Өченче «Йәсин”не укыганнан соң, бәрәкәт сорыйк. Без бит хәзер гел зарланабыз: хезмәт хакы аз, кварплата күп, пенсия бәләкәй һ.б. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Булган нигъмәтләргә шөкер итсәгез, сезгә күбәйтеп бирермен», - ди. Хөкүмәтебезгә мең рәхмәт, Аллаһы Тәгалә тәкъдире белән безгә әзме-күпме пенсия бирәләр, әзме-күпме эш хакын түлиләр һ.б. Әлхәмдүллиләһ, Аллага шөкер, диик. Өйләребездә кайчак бер кечкенә тәлинкә ризык ашыйбыз, шуның белән тукланабыз. Кайчакта өч, дүрт, биш тәлинкә ашыйбыз, туймыйбыз. Менә бу бәрәкәт инде! Аны күз белән күреп булмый. Аллаһы Тәгалә бирә торган әйбер. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән илебезгә дә, үзебезгә дә, бөтен кешеләргә дә бәрәкәт сорыйк. Раббыбыз Аллаһы бирер. Шуннан соң зикер итик, Раббыбызны искә алыйк, Аллаһыга тәсбихләр әйтик, хәмде-сәнәләр җиткерик.

Кайбер кешеләрнең Аллаһыга үпкәләгәнен очратырга туры килә. Нишләп Аллаһы Тәгалә миңа шундый тәкъдир биргән, нишләп башкаларга сынау килми, миңа гына сынау килә, диләр. Шушы Бәраәт кичәсендә дога кылып, хәерле гомерләр сорыйк, җәмәгать.

«Бәраә» сүзен гарәп теленнән тәрҗемә итсәң, «котылу, азат итү» дигәнне аңлата. Бөтенебезнең дә бурычларыбыз булырга мөмкин. Үземнең дә әҗәткә алган акчаларым бар. Әкренләп мөмкинлеккә карап биреп барам. Шушы акчаны биргән кеше: «Хәзрәт, кил әле, мин сине гафу итәрмен», - дип әйтсә, шалтыратса, язса, без бит очып килеп җитәбез. Минем бурычларны гафу итә дип сөенәбез. Ә Бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгалә гөнаһларны гафу кыла. Сәҗдә кылыйк, Аллаһыдан ярлыкауны сорыйк. Барлык зикерләребез, хәмде-сәнәләребез Раббыбыз Аллаһыга. Чөнки кояш та, яңгыр да, чир дә, һава да Аллаһының рөхсәтеннән башка була алмый. Һәрнәрсә Раббыбыз Аллаһыдан. Бар нәрсә Аллаһы Тәгаләдән, бөтен көч Раббыбыз Аллаһыда. Без төрле дарулар, төрле чәйләр эчәбез, төрле үләннәр җыябыз һ.б. Аллаһы Тәгалә бирмәсә, аның бер шифасы да булмый. Шуңа күрә табибларга да ярдәм ит дип дога кылыйк, алар халкыбыз чирләмәсен дип күпме тырышлык куялар.

Бишенчедән, салаватлар әйтик. Бер салават әйтсәк, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә аның өчен 10 мәртәбә әйтә. Ягъни Раббыбыз безне искә алачак. Шуңа күрә белгечләр берәр нәрсә сорар алдыннан салават әйтергә кушалар.

Бәраәт бик дәрәҗәле, бик фазыйләтле булган кичә, шуңа күрә аны файдалы итеп уздырырга кирәк. Ике атнадан соң Рамазан аена аяк басачакбыз. Бәраәттә истигъфар кылып, уразага кереп, гыйбадәттә булып, кадер кичәләрендә теләкләр теләп, Аллаһы боерса, гаеткә гөнаһсыз сабый бала кебек килергә насыйп булса иде! Әмин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100