news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәкәт нәрсә ул?

Бу сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

news_top
Бәрәкәт нәрсә ул?

Ибне Габбас сөйләгән хәдис-шәрифтә Пәйгамбәребез: «Бәрәкәт олыларыгыз белән булыр», – дигән. Бәрәкәт кылган гамәлләрдә, ризыкта, берәр изге урында гына түгелдер. Халкыбыз һәрвакыт әүлияләрне, изгеләрне дәрәҗәләгән. Ул әүлияләрнең, изгеләрнең, олыларның яшьрәк буыннарга тапшырып калдырган гыйлемнәрендә дә олы бәрәкәт булган. Расүлүллаһ: «Кем дә кем олы яшьтәгене хөрмәтләмәсә, кечкенәләрне кызганмаса, игелеккә өндәмәсә, инкарь ителгәннән тыелмаса – безләрдән булмас», – дип кисәткән була. Олылар​ны хөрмәтләү – аларның гыйлемен дә хөрмәтләүдер. Локман үз улын вәгазьләп: «Галимнәр мәҗлесенә бар, хикмәтле сүз сөйләүчеләрне тыңла! Аллаһы Тәгалә үлеп беткән калебне, нәкъ кипкән җирне мул яңгыр терелткән шикелле, хикмәт-гыйлем нуры белән терелтеп җибәрер», – дигән.

Өлкәннәрдән гыйлем өйрәник, яшьрәкләргә өйрәтик. Олылардан алган гыйлемнең кадерен белеп, бәрәкәтеннән файдаланып, олы мирасыбызны киләсе буыннарга да тапшырып калдырсак​ иде. Раббыбыз Аллаһ Үзенең киң рәхмәте белән калебләребезне терелтеп җибәрсә иде!​

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар