Бәрәңгене казып алгач, туфракны ничек эшкәртергә?
Әлеге сорауга Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гәрәфиев җавап бирә.
Бәрәңгене казып алгач, туфракны эшкәртү бик мөһим. Иң беренче чиратта, җирне йомшартырга кирәк. Моның өчен горчица, арыш, донник чәчү бик файдалы. Әлеге сидератлар туфракны кирәкле матдәләр белән тукландырырга сәләтле. Триходермин, Суперфостфат, Селитра, Тиазон дип аталган биологик препарат куллану да зыян итмәс. Күпләр тирес кертеп калырга ашыга, ләкин бу эшне көз көне башкарырга киңәш итмим. Яңа кертелгән тирес җирне черетергә, туфракны зарарларга мөмкин.