Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгене кайда ничек алалар: Әтнәдә тишекле көрәк белән, Башкортстанда ат белән алуның ни икәнен белмиләр, Апаста агач көрәк кулай

Узган атна яллары, Татарстанда рәсми рәвештә булмаса да, бәрәңге алу көннәре булып истә калыр, мөгаен. Көннәре дә сөбхәналла булды, шунлыктан аяклысы да, таяклысы да бакчага чыкты. “Интертат” укучылары арасында кызыклы гына бер сораштыру үткәрде: бәрәңгене кайсы якта ничек алалар?

news_top_970_100
Бәрәңгене кайда ничек алалар: Әтнәдә тишекле көрәк белән, Башкортстанда ат белән алуның ни икәнен белмиләр, Апаста агач көрәк кулай

«Уртасы тишекле көрәк белән алабыз”

Сүрия Мингатина (Әтнә):

– Эш коралларының да, алу ысулларының да төрлесе кулланыла безнең якта. Без үзебез көрәк белән казып алабыз, ара-тирә сәнәк тә кулланыла. Җиренә, урынына карап. Бакчасы басуда булучылар трактор белән дә ала. Хәзер көрәкнең дә төрлесе бар бит, балчык коела торган, уртасында ачыклык калдырып эшләнгәнен кулланабыз. Бик уңайлы.

Бәрәңге алмадык әле. Сабагы яшел, чабарга кызганабыз. Бүлбеләр тамырыннан да аерылмый. Алып караучылар бар, уңыш төрлечә диләр.


    “Ат белән бәрәңге алу турында ишеткәнем дә юк”

    Гөлфизә Кәлимуллина (Башкортстан, Миякә, Шатмантамак):

    – Ата-бабаларыбыздан калган җайланма - көрәк белән алабыз. Безнең бәрәңге чыгара торган бер сәнәгебез дә бар. Ул бик җайлы, аны үзем эләктерергә тырышам. Дүрт яссы япьле сәнәк инде ул. Әтиләрдән калган сәнәк.



    Ат белән чыгаруны ишеткәнем дә юк. Тракторга зур басу кирәктер ул. Безнең колхозда бәрәңге утыртмыйлар хәзер. Кем тели, яланнан җир алып трактор белән чәчә һәм чыгара. 

    Бездә быел бәрәңге эре. Әмма ала башламадык әле. Кабыгы куба, сабагы да шиңмәгән.

      “Бәрәңге алу этаплап бүленә”

      Тәнзилә Низаметдинова – Фәррәхова (Минзәлә, Абалач):

      –Иң элек бәрәңгенең сабагын кул чалгысы белән чабып алабыз. Бу 3-4 сентябрьләргә туры килә. Бер атна өстен киптерәбез әле. Аннан соң бакчаның ике башыннан да 3 метр чамасы көрәк белән казып алабыз. Бу - бакчада трактор әйләнеп йөри алсын өчен эшләнә. 13-15ләрендә трактор икешәр буразнаны алып бирә. Без, җир астыннан чыккан бәрәңгене туфрагыннан аралап, вак өемнәргә җыябыз. Бераз җилләгәч, сортларга аерып алабыз. Бакчабыз 25 сутый. Әгәр казылган бәрәңгене чүпләүчеләр булып, көннәр яхшы тора икән, ике көндә алып бетерәбез.

        “Үземнең “Т-40” тракторы белән алам

        Дамир Хәмидуллин (Кама Тамагы):

        – Үземнең “Т-40” тракторы белән алырга исәп. 20 еллап элек мәрхүм әти белән төрле запчастьлардан җыеп ясаган идек. Тракторын да, “копалка”сын да. Ике буразнаны берьюлы ала, бик җайлы.

          “Көннәр матур торгач, кызыгып, көрәк белән алдык”

          Сария Бикмурзина (Апас):

          – Быел көннәр матур, кызыгып көрәк белән алдык. Ел да трактор белән ала идек. Безнең якта төрлечә алалар. Казып та, трактор белән дә, махсус җайланма – мотоблок белән дә. Бакчаның зурлыгына, гаиләнең ишлегенә карап чамалыйлар инде нәрсә белән алырга икәнлекне.

            «Көрәккә дә, сәнәккә дә эш җитәрлек”

            Роберт Шәймәрданов (Балык бистәсе, Түбән Тегермәнлек):

            – Бәрәңгене көрәк белән аласыңмы, сәнәк беләнме - һава торышыннан һәм бәрәңгенең чыгышыннан тора. Уңыш аз, бәрәңге вак булса, көннәр коры икән - көрәк белән казыйсың. Әгәр дә бәрәңге алмалары эре, көннәр яңгырлы булса, сәнәк белән кулланасың. Иң мөһиме - уңыш мул, һәм көннәр матур торсын, сәнәк һәм көрәккә эш җитәрлек.

              «Көрәк белән утыртабыз, көрәк белән алабыз”

              Фирая Ганиуллина (Мамадыш, Уразбахты):

              – Бакчаны трактор белән сукалыйбыз, көрәк белән утыртабыз, көрәк белән алабыз.

                “Урак белән урдык, көрәк белән алдык”

                Зөлфәт Зиннуров язын бәрәңгене бик җайлы утырткан иде. Әмма ул җайланма бәрәңгене казып ала алмый икән. 

                – Ала торган берәр җайланма да карарга кирәк әле. Әни белән икәү көрәк белән алдык. Бакчаның яртысыннан күбрәк өлешен бетердек. Көне буе эшләдек. Бакча начар, каты. Эшләми эшләгәч, аяклар, җилкә, куллар авырта.

                Сабагын урак белән урдык. Чалгы белән чабып булмый, эт эчәгесе киткән. Шуның өстенә сабагы төбеннән дә чыга. Урак белән чиста-пөхтә кала. Миңа шулай кирәк бит инде.

                “Агач көрәк бәрәңгене җәрәхәтләнми”

                Изилә Әхмәтшина (Апас):

                – Әтиемнең әнисе – дәү әнием Әлфия Сафина, Идрәз авылында бәрәңгене агач көрәк белән ала. Бакча йомшак булса, бик җайлы ул, туфракны ишеп кенә барасың. Бәрәңге киселми дә, җәрәхәтләнми дә.

                “Бәрәңге сабагын косилка белән чабабыз”

                Фидаил Кадимов (Әтнә, Ары):

                –Быел трактор эшләгән идем. Әле махсус җайланмасын эшләп бетерә алмадым. Анысын икенче елга җыеп бетерермен дип уйлыйм. Көрәк, сәнәк белән күптән алган юк инде, тракторга казытабыз. Бәрәңгенең сабын косилка белән чабабыз. XXI гасырда яшибез бит.

                “Мотоблок тиз арада алып бирә”

                Кадрия Хәммәдиева:

                – Нурлат районының Зирекле авылында мотоблок белән алдык. Аның үзенең махсус копалкасы бар. Кул белән этеп йөреп, берәр буразна алып бирә. Көрәк белән казу түгел, бик тиз чыгара бәрәңгене. Бензин да күп кирәкми. 9,5 сутый җиргә 2 литр чамасы бензин китте. Бәрәңге алу күңелле бәйрәм кебек булды. Учакта корбан итеннән ашлар пешердек, самавырда чәйләр кайнаттык. Мотоблок белән бәрәңге алу эш түгел, бәйрәм кебек икән.

                Комментарийлар (0)
                Калган символлар:
                news_right_column_1_240_400
                news_right_column_2_240_400
                news_right_column_3_240_400
                news_bot_970_100