Бәрәңгеле җәймә
Кичә пешергән бәрәңге боламагы артып калдымы? Тиз генә бәрәңге җәймәсе пешереп алырга мөмкин.
Бәрәңге җәймәсе өчен: әзер боламык (тозы, мае салынган), 1 йомырка, яшеллек (суган, укроп, петрушка), 2-3 тырнак сарымсак, чама белән сыр, он.
Барлык ингредиентларны кушып, камыр басарга. Тигез кисәкләргә бүлеп куярга.
Уклау белән җәяргә, майсыз табада бер ягын кыздыргач, икенче ягын әйләндерергә һәм өстен каплап кыздырып бетерергә.
Әзер җәймәләрне атланмай белән майларга.
Тәмле булсын!