Бәрәңгеле һәм камырлы ит
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан бәрәңгеле һәм камырлы ит рецептын тәкъдим итәбез.
Бу ризык өчен: су, сыер ите, 1-2 йомырка, тоз, он, бәрәңге, суган.
Суга ит, тоз салып, бер-ике сәгать шулпа кайнатырга.
Шулпа кайнап чыккач, аңа ярымбоҗралап суган турап салырга, суган пешеп чыгар алдыннан урталайга бүленгэн бәрәңге салып пешерергә, аларны алып тәлинкәгә тезәргә. Соңыннан ясалган токмачны салып пешерергә. Тәлинкәгә итләрне турап тезәргә, өстенә бәрәңге, токмач салырга.
Суга ит, тоз салып, бер-ике сәгать шулпа кайнатырга.
Шулпа кайнаган арада токмач камыры ясарга. Йомыркага бераз су, тоз, он салып, йомшак камыр басарга. Камырны җәем итеп җәяргә һәм печенье формасы белән дуртпочмаклы яки ромб рәвешендә кисәргә. Ромбнын башта бер башын тоташтырырга, аннары икенче ике ягын астан алып тоташтырырга һәм формалы токмач килеп чыга.
Шулпа кайнап чыккач, аңа ярымбоҗралап суган турап салырга, суган пешеп чыгар алдыннан урталайга бүленгэн бәрәңге салып пешерергә, аларны алып тәлинкәгә тезәргә. Соңыннан ясалган токмачны салып пешерергә. Тәлинкәгә итләрне турап тезәргә, өстенә бәрәңге, токмач салырга.
"Өстәлгә кетчуп һәм шулпа белән бирергә. Шулпасыз кетчуп белән генә ашарга да бик тәмле", - дип яза Исмегөл ханым Инстаграмда.