Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгедә жульен

Бәрәңгедә жульен – искиткеч тәмле ризык. Жульен савытлары алырга вакыт таба алмыйча йөргән хуҗабикәләр нәкъ шушы рецептны куллана ала, махсус савытларга салып пешерелгән жульенга караганда, күпкә тәмлерәк килеп чыгачак. Шулай итеп, бәрәңге “тәмле савыт” ролен үти.

news_top_970_100
Бәрәңгедә жульен

3 уртача бәрәңге, 400 гр шампиньон гөмбәсе, 1 эре суган, 100 гр ак май, 2  аш к. он, 5 аш к. каймак, тоз, борыч, сыр.

Бәрәңгеләрне яхшы итеп юабыз һәм уртага кисәбез. Аннары пычак яки кашык белән эчен алабыз. Соңыннан бик нечкә итеп кабыгын әрчибез (яңа бәрәңге булса әрчемәскә дә мөмкин). Бәрәңгеләрне салкын суга салабыз.

Шул арада эчлек әзерлибез. Гөмбәне 5-7 минут табада кыздырабыз, аннары ваклап туралган суган салабыз, тагын шул кадәр утта тотабыз һәм он өстибез, яхшылап болгатабыз, каймак, тоз, борыч салып каймак куерганчы 3-4 минут утта тотарга.

Табаны майлыйбыз, һәр бәрәңгегә тоз сылап чыгабыз, эченә кечкенә кисәк ак май һәм эчлекне салабыз.

180-200 градус кайнарлыктагы газ миченә 20 минутка куярга, аннары өстенә уылган сыр сибәргә һәм әзер булганчы тотарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100