news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгедә нематода авыруын дәвалап буламы?

Сорауга ТР Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фаттерахманов җавап бирә:

news_top
Бәрәңгедә нематода авыруын дәвалап буламы?

- Утырткан авыру бәрәңгене дәвалап булмый. Әмма агротехник һәм агрохимик чаралар белән туфракны зарарсызландырырга мөмкин. Авыру бәрәңгене, әйткәнемчә, дәвалап булмый һәм бу - файдасыз эш. Нематода башлангычлары бәрәңгедә түгел, туфракта кала. Бакчага күпьеллык үләннәр, нематодага бирешми торган сортлар чәчәргә мөмкин.

Ленар Фаттерахманов орлык бәрәңгесе сатып алгаенда аеруча игътибарлы булырга чакыра.

- Тикшерелмәгән, документсыз бәрәңге алу – авыру сатып алу ихтималын арттыра. Чөнки авыру бәрәңгегә ябышып калган туфрак аша тарала, - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар