Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгедә алтынсу нематода: Чувашия бәрәңгесен утыртырга ярамый

Авыл халкының иң авырткан җире – бәрәңге, минемчә. Язын бакчаны ничек эшкәртергә, тирес кертергәме-юкмы дип баш вата, аннан соң орлык сайлап интегә. Кешедән калышмыйча төбен өяргә дә, кортка каршы көрәшергә дә, чүбен дә утарга кирәк. Ярый әле никадәр тәрбия биреп, бәрәңгең уңса! Уңмаса, нишләрсең?

news_top_970_100
Бәрәңгедә алтынсу нематода: Чувашия бәрәңгесен утыртырга ярамый

2010 елгы корылык бәрәңгегә карата мөнәсәбәтне үзгәртте. Хәзер инде гектарлаган бакча утыртмыйлар, ашны ике генә бәрәңге белән дә пешереп була.

Татарстанның Россельхознадзор идарәсе бәрәңге игүчеләрне тагын бер авыру белән куркыта – алтынсу бәрәңге нематодасы

  • Алтынсу бәрәңге нематодасы – микроскоп аша гына күреп була торган суалчан, ул бәрәңге һәм помидорларның тамырын зарарлый. 

- Бу авыру бүген республиканың 14 районы 21 авылында табылды. Нематода бәрәңге уңышын 80 процентка киметә. Ә авыру башлангычлары туфракта 10 елга кадәр саклана, - диде Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров.

    - Авыруны ничек танырга?

    - Алтынсу нематода белән зарарланган үсемлекләр озак үсә, аскы яфраклары саргая һәм корый. Бәрәңге бүлбеләре бөтенләй яралмый яки бик аз күләмдә була.

    - Бәрәңгене ел саен бер урынга утырту дөресме?

    - Бәрәңгене ел саен бер җиргә утырту туфракта паразитлар туплануга китерә, нәтиҗәдә, уңыш түбәнәя.

    - Нематодага каршы ничек көрәшергә?

    - Нематода паразитының зыянын карантин кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә бетереп була. Беренче төп кагыйдә – сыйфатлы чәчүлек. Ашарга дип сатып алган импорт бәрәңгесе, шулай ук фитосанитар зоналардан кертелгән бәрәңгене утыртырга ярамый. Әйтик, Чувашия республикасыннан кергән бәрәңге бик тәмле, әмма аны үз кишәрлегегезгә утыртып, алтынсу нематодага дучар булуыгыз бар.

    - Нематодалы бәрәңге үскән бакчаны нишләтергә?

    - Зарарланган кишәрлектә, беренче чиратта, пасленчалар семьялыгына керүче үсемлекләрне - бәрәңге, помидор, баклажан, баллы һәм әче борыч, физалис утыртырга ярамый. Ике-өч ел дәвамында бу җиргә башка яшелчәләр яки кузаклылар чәчәргә кирәк.

    - Нематодага бирешми торган сортлар бармы?

    - Нематодага бирешми торган сортлы бәрәңге утыртырга да була. Болар: "Латона", "Зекура", "Жуковский ранний", "Пригожий". Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты чыгарган “Кортни” сорты да нәтиҗәле. Моннан тыш, бакчада чәчү әйләнешен көйләү турында да онытырга ярамый. Быел бәрәңге үскән җирне ял иттереп, киләсе елга гәрчич яки күпьеллык үләннәр чәчәргә була.

    - Бәрәңге нематода белән зарарланса, аны кемгә әйтергә?

    - Әгәр быел уңыш җыеп алмагансыз икән, лаборатор тикшерү турында уйларга кирәк. Бу турыда Россельхознадзорга хәбәр итегез. Урынга инспекторлар чыга икән, тикшерү эшләре бушлай. Әгәр зарарланган бәрәңгене хуҗа кеше үзе лабораториягә алып килсә, бу - түләүле хезмәт.


    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100