news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге зразасы

Сабада яшәүче Исмегөл ападан бәрәңге зразасы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Бәрәңге зразасы
Ингредиентлар: туралган кәбестә, суган, фарш, тоз, гөмбә, бәрәңге.
 
Кәбестә, суган, фарш, тоз, май салып, томалап пешерергә. 

Аерым табада гөмбәне пешереп алырга. Кирәгенчә тоз, тәмләткечлэр салып барысын бергә кушып болгатырга. 

Бәрәңгене тозлы суда пешерергә, сөзгәндә суын бераз калдырырга, изәргә. Әзрәк суынганнан сон, 2 йомырка, аз гына сыер мае салып яңадан изәргә. Бәрәңге сыек һәм артык куе да булырга тиеш түгел.

Кулны суга чылатып, бәрәңге боламыгын коймаксыман җәеп, өстенә әзер эчлекне һәм юка итеп бәрәңге салырга, кәтлит кебек ясарга, онга манырга, майда кыздырып алырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар