news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге янына нәрсә утыртырга ярамый?

Бакча җиләген дә бәрәңге янына утыртмау хәерле.

news_top
Бәрәңге янына нәрсә утыртырга ярамый?
https://pixabay.com

Бәрәңге янына берничә төрле үсемлекне утыртырга ярамый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Пасленчалар гаиләсендә үсемлекләр — помидор, борыч һәм баклажанны бәрәңге янына утыртмагыз. Аларның авырулары бертөрле. Әгәр берәрсе авырый башласа, мәсәлән, фитофороз белән, авыру башкаларына да күчеп бетәчәк.

Бакча җиләген дә бәрәңге янына утыртмау хәерле. Бәрәңгегә җиләктән соры черек иярергә мөмкин. Өстәвенә, нематода, каты корт та күчүе бар.

Бәрәңге янына көнбагыш утыртырга ярамый. Ул туфрактан туклыклы матдәләрне алып бетерә, өстәвенә, күләгә ясый.

Бәрәңгене алмагач, чия һәм виноград янына да утыртмау хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар