Бәрәңге таякчыклары рецепты
«Бу җиңел әзерләнә торган ризык иртәнге чәй янына тәмле була», - ди хуҗабикә.
Зәйдә яшәүче Алсу Хөснуллинадан бәрәңге таякчыклары рецептын тәкъдим итәбез.
Бәрәңге таякчыклары әзерләү өчен 3-4 уртача бәрәңгене чистартып, тозлы суда пешерегез. Бәрәңгенең суын түгеп, изегез, бераз суынгач 1 чи йомырка, 50 грамм сыер мае, 50 грамм сыр, тоз, борыч, теләгән башка тәмләткечләр, 150 грамм он өстәп (чама белән), камыр басыгыз. Камыр бераз ял итсен.
Камырны 1 см калыклыкта җәегез һәм таякчыклар кисегез.
Таякчыкларны майлы табада мичтә 180 градуста 20-25 минут пешерегез яки газ өстендә майлы табада ике ягыннан кыздырып алыгыз. Табынга теләгән соус белән бирегез.