news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге тәкәсе рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан бәрәңге тәкәсе рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Бәрәңге тәкәсе рецепты

Кирәкле ингредиентлар: төче камыр – 100 г. Эчлек өчен: бәрәңге – 120 г, башлы суган – 20 г, атланмай – 10 г, тәменчә тоз, борыч, аш тәмләткечләр.

Эш барышы: Төче камыр басабыз һәм 15–20 минут плёнка белән каплап тотабыз.

Ул арада эчлек әзерлибез: бәрәңгене шакмаклап, суганны ваклап турыйбыз, тоз, борыч сибәбез. Укроп яисә әнис орлыгы кушарга да мөмкин.

Камырны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Уртасына эчлек һәм атланмай салып, кырыйларын тоташтырып, бөреп куябыз. 180°С кызулыктагы мичтә 40–50 минут пешерәбез.

Табынга чыгарганда, урталай ярып, өстенә сары май яки атланмай эретеп сибәбез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар