news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге пилмәне рецепты

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеменнән бәрәңге пилмәне рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Бәрәңге пилмәне рецепты
Камыр өчен: 1 стакан җылымса су, 3 стакан он, пычак очында чәй содасы.

Эчлек өчен: 4-5 бәрәңге, 2 суган, тоз. Кыздыру өчен - үсемлек мае.

1. Онга тоз, чәй содасы кушарга һәм болгата-болгата су өстәргә. Каты камыр басарга.

2. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.

3. Чистартылган бәрәңгене угычтан уарга һәм тоз сибеп, суган белән бергә болгатырга.

4. Камырны 5 мм калынлыгында җәеп, түгәрәкләр кисәргә.

5. Һәркайсының уртасына бәрәңге эчлеген салып, кырыйларын беркетергә.

6. Пилмәннәрне тозлы суда пешерергә. Аннан алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар