news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге пешкән судан куелган камыр рецепты

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан бәрәңге пешкән судан камыр куярга өйрәнәбез.

news_top
Бәрәңге пешкән судан куелган камыр рецепты
Пәрәмәчләр пешерү өчен бәрәңге пешерергә куярга. Бәрәңге суы 1 стакан булса, 1 бал кашыгы чүпрә салырга, ә 0,5 литр булса, 1 аш кашыгы чүпрә, шикәр комы, 1-2 аш калагы он салып апара куярга. Тоз салырга кирәкми, чөнки бәрәңге суында тоз бар.

Бәрәңге суын кул пешмәслек итеп суытырга, апараны салып камыр басарга, аннары кулга сыек май салып тагын камырны басарга. Камыр тиз кабара, шуңа да эчлекне тиз өлгертү зарур.

Пәрәмәчләрне майда кыздырырга яки мичтә пешерергә мөмкин.

Бу камыр турында "бомба" -ди Тәския ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар