news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге пешергәндә каралмасын өчен нишләргә?

Әрчелгән бәрәңгене пешерер алдыннан 15 минут салкын суда тотып торыгыз.

news_top
Бәрәңге пешергәндә каралмасын өчен нишләргә?

Бәрәңгене пешерер алдыннан, дөрес иттереп әзерләргә кирәк. Еш кына без начар туфракта үскән, яки дөрес сакланмаган бәрәңге сатып алабыз Шуның аркасында пешкән бәрәңге караңгы төскә керә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Әрчелгән бәрәңгене пешерер алдыннан 15 минут салкын суда тотып торыгыз.

Бәрәңгене салкын суга салып пешермиләр. Сыеклык башта кайнап чыксын, аннары кайнар суга тоз, аннары гына бәрәңге салыгыз.

Лавр яфрагы салып пешерсәң, бәрәңге матур төсле булып пешәр.

Бәрәңге каралмасын өчен аш серкәсе дә ярдәм итә. Ярты литр суга 1,5 чәй кашыгы аш серкәсе өстәгез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар