news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге һәм алмалы тавык (рецепт)

Тукай районының "Якты юл" газетасыннан бәрәңге һәм алма белән пешерелгән тавык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Бәрәңге һәм алмалы тавык (рецепт)
10-12 тавык боты, 10 бәрәңге, 2 суган, 2-3 әче алма, 2 тырнак сарымсак, тоз, борыч, аджика, бал, майонез, тәмләткечләр, үсемлек мае кирәк булачак.

Маринад ясау өчен изелгән сарымсакка аджика, бал, майонез, тәмләткечләр кушарга. Тавык ботларын юарга, корытырга, тоз, борыч сибәргә һәм маринад сыларга.

Суганны турарга. Бәрәңгене кисәкләп турарга, тоз, борыч сибәргә, үсемлек мае өстәргә, суган салып болгатырга.

Алманың үзәген, орлыкларын алып, эре телемләп турарга. Табага бәрәңге салырга, өстенә тавык ботларын һәм алма телемнәрен тезәргә.

Өстен фольга белән каплап, кызу духовкада 20 минут пешерергә. Аннан фольгасын ачып, 40 минут мичтә тотарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар