Бәрәңге коймагы (рецепт)
Тукай районы "Якты юл" газетасыннан бәрәңге коймагы рецептын тәкъдим итәбез.
Коймак өчен: 6-7 чи бәрәңге, 2 йомырка, аз гына тоз, борыч, 2 аш кашыгы он, 1 суган.
Бәрәңгене эре угычтан уарга. Йомырка сытарга, тәменчә тоз, борыч өстәп, он кушып болгатырга. Угычтан уылган суган салырга була, ансыз да тәмле.
Бәрәңге коймагын үсемлек мае белән майланган табада капкач каплап пешерергә.