Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге коймагы

Берәр нинди тәмле әйбер ашыйсы килә, дип, ымсынып йөргән чактта, бәрәңге коймагы ярап куярга мөмкин. Әче-татлы соус ясап, кетердәп торган коймакка ягып бирергә була.

news_top_970_100
Бәрәңге коймагы
- 5 бәрәңге
- 1 суган
- 1 ярты стакан он
- 2 йомырка
- тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр
- укроп, петрушка
- кыздыру өчен үсемлек мае

Бәрәңгенең кабыгын чистартып, зур тишекле угычтан уабыз. Суганны чистартып, вак тишекле угычтан уып, бәрәңге янына салабыз.



Аерым савытта ике йомырканы туглыйбыз һәм бәрәңгегә өстибез.

Бу массага тулыр-тулмас  ярты стакан он салабыз.

Тәменчә тоз, борыч салабыз. Башка төрле тәмләткечләр дә өстәргә була. Әйбәтләп болгатабыз, төерләрен бетерәбез.

Тирән эчле табада үсемлек маен кыздырабыз. Фритюрница да файдаланып була. Май коймакларны күмеп торырга тиеш. Зуррак кашык ярдәмендә коймак ясап, кызган майга салабыз. Коймак кырыйларын чәнечке белән аергалап җибәрсәң, алар кетердәп пешәр. Ике ягын да кыздырып, пешерәбез.



Пешкән коймакларны аерым тәлинкәгә кәгазь салфетка өстенә салып куеп торабыз. Артык мае шунда саркып чыгып бетәр.



Кайнар коймак өстенә укроп, петрушканы ваклап сибеп, тозлы кыяр, кетчуп белән бирәбез.



Пешерер алдыннан, бәрәңгеле массага бер чеметем генә сода өстәргә була. Коймаклар бераз күпереп китәр. Эченә сарымсак уып салып җибәрсәң, аерым бер тәмле булыр.

Коймакларны тиз арада пешереп бетерергә кирәк, юкса, бәрәңгенең суы саркып чыгып, юешләнеп бетәчәк.

Бу ризык украин, белорус халыкларында "драник" дип атала. Угыч ярдәмендә бәрәңгедән катламлап аеру, "драть" дигән мәгънәдән алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100