Бәрәңге елгыры рецепты
Бәрәңге елгырын (вареники) ит шулпасында яки кайнап торган тозлы суда пешерергә.
Камыр өчен: ярты стакан су, 6 йомырка, тоз, он.
Эчлек өчен: бәрәңге боламыгы, сөт, атланмай, тоз, сарымсак, суган.
Бәрәңгегә тоз салып пешерергә. Атланмай, сөт кушып изәргә, сарымсак һәм суган турап салырга.
Камырдан үзегез теләгән зурлыкта шарчыклар ясарга, җәяргә. Эчлек салып бөтереп куярга.
Ашларыгыз тәмле булсын!