news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге алырга кушкан өчен, бер ир-ат анасының күкрәгенә пычак кадаган

Бәрәңге алырга кушкан өчен, бер ир-ат анасының күкрәгенә пычак кадаган

news_top
Бәрәңге алырга кушкан өчен, бер ир-ат анасының күкрәгенә пычак кадаган
Ульяновск өлкәсендә бер ир-ат үзенең әнисен үтергән. Аңа карата "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

31 августта Барыш районының Ленин бистәсендәге бер йортта фаҗига була. 49 яшьлек ир-ат исерек килеш 80 яшьлек анасының күкрәгенә һәм муенына пычак кадый. Яраланган әби урында ук һәлак була.

Ир-ат аңына килгәч, үзе полициягә хәбәр итә. Сорау алганда ул әнисенә ни сәбәпле ташланганын сөйли. Бу кеше сүзләренчә, әнисе аны хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә сораган, бәрәңге алырга мәҗбүр иткән. 

Анасын үтергән ир-ат беркайда да эшләми, ул әнисенең пенсиясенә яши. Анасын тәрбияләгән өчен пособие ала. Ләкин ул бакчада эшләргә теләми һәм вәхши ысул белән анасыннан котылырга карар кыла, дип яза Ульяновск порталы.
 
Ир-ат тоткарланган. "Тиешле тикшерү чаралары башкарыла. Судмедэкспертиза билгеләнде", диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар