Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүлмә гөлләренә теш пастасы сипсәң нәрсә була?

Мондый ашламаны язын яки җәен генә кулланырга ярый.

news_top_970_100
Бүлмә гөлләренә теш пастасы сипсәң нәрсә була?
https://pixabay.com

Бүлмә гөлләре чәчәк аткан чакта, аларга теш пастасыннан ясалган ашлама сибәргә була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Мондый ашлама туфракның ачылыгын киметә, кальций һәм фторга баета. Шулай ук күгәреккә һәм гөмбәчек авыруларын каршы профилактика да була.

Агарту эффекты булмаган теш пастасы алыгыз. Иң арзанлы балалар өчен теш пастасы да ярый. Балалар өчен пастада химик матдәләр дә азрак була. Балалар теш чистартканда йотып җибәрү сәбәпле, алар өчен пастага химик матдәләрне азрак салалар.

Бүлмә температурасындагы 1 литр суга теш пастасының дүрттән бер өлешен салыгыз. Паста эреп беткәнче, яхшылап болгатыгыз.

Мондый ашламаны язын яки җәен генә кулланырга ярый. Бу вакытта гөлләр актив үсеш фазасына керә. Гөл тамырына шушы эремәне сибегез.

Ләкин мондый ашлама кулланыр алдыннан, гөлләрегез ачы туфрак яратамы икәнен билгеләгез. Мәсәлән, азалия һәм гарденияләр кислоталы туфракта яхшы үсә, аларга теш пастасы белән ашлама зыянлы була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100