news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүлмә гөлләренә көзен һәм кышын ни өчен баллы су сибәләр?

Шикәр — үсемлекләр өчен энергия чыганагы.

news_top
Бүлмә гөлләренә көзен һәм кышын ни өчен баллы су сибәләр?
https://pixabay.com

Өйдәге гөлләргә көзен һәм кышын баллы су сибәләр. Мондый су үсемлекләрне микроэлементларга баета. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Шикәр — үсемлекләр өчен энергия чыганагы, ул иммунитетны арттыра, туфрак составын яхшырта.

Глюкоза үсемлек тукымаларында крахмал, липидлар, аксымнар, нуклеин кислотасы һәм целлюлоза барлыкка китерә.

Глюкоза булмаса, үсемлекләр туфрактагы микроэлементларны үзләштерә алмый.

Гөлләр көзен чәчәк атмаса, корый башласа, яфраклар саргайса, аларга баллы су сибәргә кирәк.

Ярты литр суга бер чәй кашыгы шикәр салып болгатырга. Икенче савытта бер чәй кашыгы шикәр белән 1 грамм чүпрә кушып, эремә ясарга.

Гөлләргә башта баллы суны сиптерергә яки төбенә сибәргә, аннары чүпрәле эремә сибәргә кирәк.

1 кило туфракка 100 миллилитр ашлама кулланыла.

Мондый ашламаны бер тапкыр гына сибәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар