Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүлмә гөлләре утыртканда туфракка нәрсә кушарга?

Азалия гөлләре җиңел, әче, һава һәм дым йөри торган туфрак ярата.

news_top_970_100
Бүлмә гөлләре утыртканда туфракка нәрсә кушарга?
https://pixabay.com

Бүлмә гөлләренең туфрагы яхшы булса гына, алар матур булып үсә. Аның әчелеге дөрес булырга тиеш. Туфрак сайлау ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Кактуслар һәм суккулентлар өчен туфрак суны бик яхшы үткәрә торган, анда туклыклы матдәләр аз булырга тиеш. Мондый грунтта ком күп була, гадәттә, яртысы чамасы. Калган өлеше торф, туфрак була. Чүлдә үсә торган кактуслар өчен туфракка зур бөртекле ком кушалар.

Орхидеяләр өчен туфракта торф, мүк, күмер, агач кайрылары була. Агачка уралып үсә торган орхидеяләр өчен агач кайрысы гына кулланалар, кайчакта сфагнум һәм күмер кушалар.

Пальмалар көпшәк туфрак ярата, аларга һава яхшы керергә тиеш. Пальмалар өчен туфракта торф, ком, кәсле һәм яфраклы җир була. Пальмалар үсә барган саен аңа кәсле туфракны күбрәк өстиләр.

Абагасыманнар өчен бик көпшәк, дымлы, органика күп булган туфрак кирәк.

Миләүшә гөлләр өчен торфы күп булган әче субстрат кирәк. Бу туфракка бераз ком яки перлит, ылыслы туфрак, күмер өстәргә була. Грунт көпшәк булсын, дымны сакласын өчен, кискәләнгән мүк салалар.

Азалия гөлләре җиңел, әче, һава һәм дым йөри торган туфрак ярата. Катнашманы торф белән ясыйлар. Ылыслы туфрак та кушалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100