Бүлмә гөлләре шаулап чәчәк атсын өчен мартта ун тамчы нәрсә сибәргә?
Касторка маен әбиләр борынгы заманнардан ук кулланган икән.
![Бүлмә гөлләре шаулап чәчәк атсын өчен мартта ун тамчы нәрсә сибәргә?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/3/1/81d32803f97c4e9ad0cdede8f1d0b181f10067e89604e1a2ff9ed854ce41.jpg)
Өйдәге гөлләрне ашлап тору хәерле. Шул очракта алар шау чәчәктә утырыр. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Касторка мае сипсәң, гөлләр ныгый, көч җыя һәм чәчәк ата башлый.
1 чәй кашыгы — ун тамчы касторка маен 1 литр суда эретегез. Шушы эремәне гадәти су сипкән кебек мартта ике тапкыр сибегез, диелә хәбәрдә.