Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бәлки тупасрак булганмындыр..." Коллектор бурычлы кешеләрне үз-үзләренә кул салу хәленә җиткерүдә гаепләнә

Чиләбе өлкәсе Кунашак районы суды,ике кешене үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерүдә коллекторны гаепләп, хөкем карары кабул итте.

news_top_970_100
"Бәлки тупасрак булганмындыр..." Коллектор бурычлы кешеләрне үз-үзләренә кул салу хәленә җиткерүдә гаепләнә
Бурычларны кайтаручылар - коллекторларның ничек эшләгәне, гадәттә, фаҗигадән соң гына билгеле була дип яза "Российская газета". Бу юлы да шулай килеп чыга - "Инвест-гарант" агентлыгы хезмәткәренең "клиенты" үлгәннән соң гына хокук саклау органнары бу предприятиегә игътибар итә. 

2015 елда район үзәгендә яшәгән ир беренче группа инвалид кызына дарулар алу өчен 12 мең сум кредит ала. Бурычын түләүне бер атнага гына кичерүгә карамастан, аның эшен коллекторга тапшыралар. Коллектор, телефоннан шалтыратып, иргә яный, бурычын кайтармаса, өен яндырачагын әйтә. Бурычлы ир бу янауны бик җитди кабул итә һәм, чыгу юлын таба алмыйча, үзенә кул сала. Бурыч аның хатынына күчә. Анысы бурычны каплар өчен яңа кредитлар алып, барылыгы 800 мең сум бурыч җыя. Ул хәзер ай саен 35 мең сум түләргә тиеш, ә 15 мең сум пенсия алган һәм инвалид кызын караган хатын өчен бу мөмкин түгел сумма. Алар фатирсыз калырга мөмкин. 

Иҗтимагый оешмалар бу хатынны банкрот дип игълан итү өчен юридик ярдәмне үз өсләренә ала. Полициягә мөрәҗәгать иткәч, бу коллекторның 28 яшьлек Аркадий Никольский булуы ачыклана. Тикшерә торгач, аның ике ел элек тагын бер ханымны - Фәридә И.ны үз-үзенә кул салу хәленә җиткергәне ачыклана. 

Ике ел элек Фәридә, хезмәт хакын алганчы дип, 5 мең сум ала һәм вакытында түли алмый. Коллектор башта аны куркыта, аннары фатирының тәрәзәсенә ата. Ханым куркуыннан агу эчә һәм, бер ел газапланып яткач, хастаханәдә үлә. Ул вакытта Никольский судан коры чыга дияргә була. Ул шартлы рәвештә генә хөкем ителә. 

Иҗтимагый оешмалар ярдәме белән Никольскийның тагын бер кешене үлемгә җиткерүе исбатлана. Тикшерү барышында ул бурычлы иргә шалтыратканын таный, "үземне бәлки тупас тотканмындыр" ди. Полицейский эксперты "Российская газета"га әйтүенчә, ул үзенең эшеннән, кешене мыскыл итүдән тәм тапкан. 

Канашак районы суды коллекторны ике елга ирегеннән мәхрүм иткән. Сүз уңаеннан, коллекторның моңарчы 4 тапкыр урлаган, талаган өчен хөкем ителгән. Коллектор агентлыгы шушындый кешене эшкә алган һәм ул предприятенең уңышлы хезмәткәрләреннән саналган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100