"Бәлки әле хыялымдагы камера театрын да ачып булыр". Гафур Каюмов хыяллары турында сөйли (видео)
2009 нчы елда "Хәерле иртә" тапшыруының "Пәрдә артында" сәхифәсе өчен әзерләнгән видеоязманаы тәкъдим итәбез.
Бүген драматург, режиссер Гафур Каюмовны соңгы юлга озаталар. Ул кичә Арчада фаҗигале төстә һәлак булды.
- Гафур абый, сезнең белән очрашу Камал театрында юкка түгел. Сез иҗат юлыгызны нәкъ шушы театрдан башлаган кеше. Хәзер шушы бинага кергәндә нинди хисләр кичерәсез?
- Камал театры ул инде минем яшьлегем. Монда минем бергә укыган курсташларым – Венера Шакирова, Фәрит Бикчәнтәев, мәрхүм Камил Камалов шушында иде инде. Алар белән очрашу. Монда шаккаткыч кешеләр. Бик зур талантлар эшли. Аның үзенең рухы бар, шушы рух күңелне җылыта, яктырта. Без хәзер аның түбәсенә диярлек чыгып җиттек. Бөтен яктан караганда да матур. Мин үзем Камал театры белән генә татар театрын чикләргә яратмыйм. Ә Камал театрына яңа эш белән кергәнгә күрә, мин инде тагын үземнең театр дип торам.
- Нинди яңа эш ул?
- Без тамашачыларны куандыра алабыз. Килеп спектакль карый алмаган кешеләргә, элеккеге булган спектакльләрне җыеп, хәзергеләрен төшереп барып, DVD, CD дискларда, кассеталарда чыгара торган фирма ачабыз. Мин шуны җитәкләргә тиеш булам инде.
- Сезне бит тамашачылар драматург буларак та, режиссер буларак та белә. Шушы эшчәнлеккә нәрсә этәрде сезне?
- Ул үзеңне чикләмәүдер инде. Җитеп бетмәү, актерлык хезмәтенең дә...
- Димәк, бу кысаларга сыймау?
- Әйе, сыймаудыр. Мин хәзер әзрәк үкенеп торам, безнең татарның оялчанлыгы, кая инде ул миңа, мин кысылам дигән уйлар кирәкмидер дип уйлыйм. Яшь чагында ук шушыны уйлап, башта ук, мин 5-6 ел драматургиягә кермичә йөрдем, анда болай да кешеләр күп, мин кысылып йөрим тагын, дип. Режиссурага да шулай ук, башта ук шушы эшләргә кергән булсам, бәлки камера театры да төзелгән булыр иде.
- Менә бүген драматургия һәм режиссерлык эшчәнлегеннән сез бөтенләй читләштегез түгелме?
- Әлбәттә, минем гомер яшьлегенә бармый, картлыгына бара, күбрәк эшләп калдырасы килә. Утыз елга якын театр тәҗрибәсе бар, ике белем бар театр буенча, бик күп укыган китаплар бар, тәҗрибә бар, шушыны кулланып каласы килә. Һәр бушка узган көн минем өчен кызганыч. Минем бик күп спектакльләр куясым килә. Булыр ул. Бәлки әле хыялымдагы камера театрын да ачып булыр. Минемчә шушы камера театры, җан театры, җаныңны учак итеп ягып, кешеләрне чакырып, шушы дөнья фәлсәфәсенә өндәү ул татар театрының киләчәге булачак һичшиксез. Минем аңа иманым камил, шунсыз театр үлүгә бара. Ансыз театр яши алмаячак, без әле ниндидер формаларда, кемдер арт ягын кашып, кемдер сикереп, чинап, кемдер әче-төче җыр җырлап, театр, тамаша кылган булабыз. Ә ул театр түгел бит, театр ул чын йөрәктән, күңелдән чыккан рух тирәнлеге.
- Гафур абый, сезнең иҗат җимешләрегез вакыт сынауларын узсын иде, сезгә эзләнүләр, яңа иҗади җиңүләр, һәм әлбәттә, театраль яңа формаларны табып, халыкка хезмәтегез барып ирешсен иде.
Кичә драматург Гафур Каюмов Арча мәдәният йортының сәхнәсендә декорация куйганда егылып төшеп алган имгәнүдән фаҗигале төстә вафат булды.
Ул бүген туган ягында - Арча районы Яңа Сәрдә авылында җирләнәчәк.