news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбҗәлил районындагы авылда мәчет янган

Иске мәчеттә ял көннәрендә генә намаз укый торган булганнар.

news_top
Әбҗәлил районындагы авылда мәчет янган
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

12 ноябрь кичендә Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Салават авылында мәчет янган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ут мәчет эченнән чыккан. Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын вакытында мәчет эчендә кеше булмый, фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

«Мәчет мичкә ягып җылытыла. Шулай ук җылыту конвекторлары да кулланылган. Мәчеттә ял көннәрендә генә намаз укыганнар», — дип аңлатканнар ведомствода.

Янгынны сәгать ярым эчендә сүндергәннәр. Ут чыгу сәбәпләре ачыклана.

Бу авылда яңа мәчет тә бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар