Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбҗәлил районында яшь егет йөртә торган машина әйләнеп капланган, өч ир-ат үлгән

21 яшьлек егет машина белән идарәне югалткан.

news_top_970_100
Әбҗәлил районында яшь егет йөртә торган машина әйләнеп капланган, өч ир-ат үлгән
https://www.bashinform.ru/

1 майда иртәнге алтылар тирәсендә Башкортстанның Әбҗәлил районында юл һәлакәте була. Биредә өч ир-ат үлә. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Әскәр-Хәлил юлында Daewoo Nexia машинасы юл кырыена төшеп каплана.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, 21 яшьлек егет машина белән идарәне югалта һәм автомобиль юл кырыена төшеп китә. Аннар ул әйләнеп каплана.

Машина йөртүчесе һәм аның пассажирлары — 40 һәм 24 яшьлек ир-атлар урында ук һәлак була.

Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100