Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүләк итеп алынган милек өчен салымны кем түли?

Якын булмаган туганнарыннан бүләккә милек, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар алган кешеләр салым түләргә тиеш.

news_top_970_100
Бүләк итеп алынган милек өчен салымны кем түли?
https://pixabay.com

Россиядә салымнар өчен декларация компаниясе бара, ул 4 майга кадәр дәвам итә. Бу турыда «Челнинские известия» искәртә.

2021 елда түбәндәге төрдәге табыш алган кешеләргә 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга кирәк:

күчемсез милек, милеккә хокукларны саткан;

кыйммәтле кәгазьләр саткан;

бүләк иткән;

лотерея, букмекер конторасы яки тотализаторда азартлы уеннардан табыш алган;

хокукый характердагы килешү буенча, мәсәлән, милекне арендага бирүдән;

чит илдәге чыганаклардан акча эшләгән.

Күчемсез милекне бүләк иткәндә физик зат алган табышка физик затның табышына салым (НДФЛ) бүләк итеп алынган милекнең кадастр бәясенә карап билгеләнергә мөмкин.

Әгәр бүләкне якын туган бирмәсә, мәсәлән, туганнан туган булса, бүләк ала торган физик зат физик затларның табышына салымны үзе санап, үзе хисапта тора торган салым органына декларация тапшырырга һәм салымын түләргә тиеш.

Якын булмаган туганнарыннан бүләккә транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар алган кешеләр 2022 елның 15 июленә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга һәм салымны түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100