Бәләбәй-Туймазы юлында авариядә машиналар тимер өеменә әверелгән, ике кеше үлгән
«Нива» машинасының йөртүчесе дә, пассажиры да хастаханәдә җан биргән.
10 февральдә кичке алтылар тирәсендә Башкорстанның Бәләбәй районында коточкыч авария була. Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы юлының унынчы километрында авария нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Юлдан бер юнәлештә бара торган «Нива» һәм «Митсубиши Паджеро» бәрелешә һәм икесе дә тимер өеменә әверелә.
«Нива» йөртүчесе һәм пассажиры бик каты имгәнә, алар хастаханәдә үлде, дип хәбәр итә Башкорстан буенча ЮХИДИ.
Әлегә төгәлрәк мәгълүматны һәм фаҗига сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.