Бәләбәй шәһәрендә 80 яшьлек әбинең башына пистолеттан атканнар - видео
Күршедә яшәүче ир-ат белән әби арасында күптәнге низаг атышка әверелгән.
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә 64 яшьлек пенсионер ир-ат 80 яшьлек әбинең башына пневматик пистолеттан аткан. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.
Бу кешеләр арасында күптәнге низаг була. Чираттагы талаш вакытында 64 яшьлек ир-ат әбине урамда очрата. Ул пневматик пистолетын ала һәм әби ягына таба төзәп өч тапкыр атып җибәрә. Ир-ат әбине куркытмакчы гына була, тик ядрәнең берсе әбинең башына тия.
Видеокүзәтү камерасы язмасында таякка таянган ир-атның әбигә пистолет төзәп атуы күренә.
Бәхеткә, әби җитди имгәнмәгән. Ул эшне болай гына калдырмый, полициягә мөрәҗәгать иткән. Әби күршесенең үзенә өч тапкыр пистолеттан атуын әйткән.
Полиция хезмәткәрләре атучы ир-атны бик тиз тоткарлый. Сорау алганда, ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Аның пистолетын алганнар. Хулиганлык буенча җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.