"Бәхил булыгыз!": Бакудагы фестиваль вакытында Алла Пугачева аягында басып тора алмаган - видео
Лайма Вайкуле Алла Пугачеваның "дөбердәп" егылган видеосын инстаграмга куйды.

Бакуда июль азагында узган "Жара" фестивале вакытында Алла белән Лайма сәхнә артында басып видео төшергәннәр. Алар фестиваль тамашачыларын сәламләгән.
Лайма Вайкуле Пугачевага сүз бирә. Тик Алла Пугачева эсседән бик интеккән. "Мин булдыра алмыйм, миңа эссе", ди ул. "Фестиваль "Жара". Бәхил булыгыз!" дип әйтә дә, Пугачева егылып китә.
Инстачылар шаяртуны аңлап, "приколисты" дип язып калдырганнар.